”Күңелле балачак”
Халыкара балаларны яклау көненә Иске Кишет авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә уен программасы үткәрде.Чарада авылның барлык балалары да катнашты.Катнашучылар балачак бәйрәменең тарихы турында белделәр, әдәби викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар таптылар,кызыклы,мавыктыргыч хәрәкәтчән уеннар, эстафеталарда катнаштылар.