Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

“Кардәшлек кадере “

        Арча үзәк китапханәсендә төрек шагыйре Фатиһ Кутлуның “Кардәшлек кадере “ исемле китабын тәкъдир итү кичәсендә катнаштык.Кичәдә шулай ук мәртәбәле кунаклар,халкыбызның яраткан шагыйрәләре Сания Әхмәтҗанова,Шәмсия Җиһангирова катнашып матур,эчтәлекле,зәвыкълы кичәнең ямен тагын да арттырып җибәрделәр.Кичә бер сулышта,тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде һәм бик тә мәгълүматларга бай,бик файдалы кичә булды.