“Күңелем сезнең белән”
Татар шагыйре Гамил Афзалның тууына 105 ел тулу уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә әдәби кунак бүлмәсе узды. Китапханәче укучыларны сатирик шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Г. Афзал-татар, башкорт һәм рус телләрендә басылган кырыкка якын китап авторы.Укучылар арасында юморист һәм сатирик буларак популярлык казанды.Чара барышында укучылар юмористик һәм сатирик шигырьләр,хикәяләр белән таныштылар.Катнашучыларга аның 3 томлык китаплары тәкъдим ителде.Гамил Афзалның бердәнбер максаты-халыктан алган шигъри таланты белән халыкка хезмәт итү.