“Матбугаттан башка булмый”
Иске Кишет авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы Матбугаты көненә журналлар ассортие үткәрелде.Китапханәгә бик күп журналлар килә. Алар арасында"Безнең Мирас ",»Гаилә учагы»,» Казан утлары»,»Дарья»,»Идел»,»Сәхнә»- укучыларның иң кирәкле,иң яраткан журналларыннан берсе.Чара барышында китапханәче күргәзмәсенә күзәтү ясады,журналларның кызыклы рубрикалары белән таныштырды.Шушы рубрикалар ярдәмендә укучыларыбыз күп нәрсәләр турында белделәр.