“Тарих безне үткәннәргә кайтара...”
Халыкара музейлар көне уңаеннан Иск Кишет авыл китапханәсе авыл клубы,”Ак калфак”клубына йөрүчеләр белән берлектә Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеена сәяхәт кылдык.Сөек шагыйребезнең 140 еллыгы уңаеннан музей искиткеч итеп матурланган,экспозицияләр сокланып туймаслык итеп заманчалаштырылып үзгәртелгән.Сәяхәтебез бик күңелле үтте,яңа күп мәгълүматлар белдек.