“Тормышның кадерен белеп”
Иске Кишет авыл китапханәсендә Халыкара гаилә көне уңаеннан информацион танып белү сәгате үтте.Кичәдә китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак”клубы әгъзалары һәм китапханәнең актив китап укучылары катнашты.Китапханәче кичәдә катнашучыларны гаилә тормышы,бала тәрбияләү,үрнәк гаиләләр турындагы китаплардагы һәм вакытлы матбугатта басылып чыккан мәгълүматлар белән таныштырып үтте.Соңыннан үзара аралашып фикер алышулар булды.