Старокишитская сельская библиотека - филиал № 59

«Һәйкәл булып баскан солдат”

      Яңа Кишет мәктәбендә Җиңү көненә багышланган тематик кичә үтте. Кичәдә шулай ук авыл китапханәчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.Кичәнең беренче өлеше мәктәпнең актлар залында,икенче өлеше Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл каршында үтте.Сугышта һәм сугыштан кайтып вафат булганнар рухына дога кылынды,һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.