“Аңлашабыз дуслык телендә”
Иске Кишет авыл китапханәсендә БИБЛИОНОЧЬ-2026 акциясе кысаларында төрле яшьтәге китап укучылар өчен информацион танып белү сәгате үткәрде.Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясап кичәдә катнашучыларны Россиядә һәм Татарстаныбызда яшәүче күпмилләтле халкыбызның мәдәни дөньясына сәяхәткә алып чыкты.Бу халыкларның кыскача тормышы һәм көнкүреше,мәдәни гореф-гадәтләре һәм традицияләре,милли ризыклары,киемнәренең үзенчәлекләре белән таныштырып үтте.Күпмилләтле халкыбызны тарих,кунакчыллык һәм өлкәннәрне ихтирам итүгә нигезләнгән уртак традицияләр һәм әлбәттә инде бөек Ватаныбыз –Россия берлштерә.