Кукче-Верезинская сельская библиотека - филиал № 58

Яңалык

"Тугры сүзле, ачык йөзле вакытлы матбугатым"

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә 2018 елда килә торган вакытлы матбугат белән танышу максатыннан өлкән укучылар өчен “Тугры сүзле, ачык йөзле вакытлы матбугатым” дигән күргәзмә эшләп куелды.

"Оста диләр, эшен күргәч..."

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә халык язучысы Рабит Батуллага – 80 яшь тулу уңаеннан “Оста диләр, эшен күргәч....” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды

"Тормыш һәм иҗат батырлыгы"

Күкчә – Бирәзә китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, Фәнис Яруллинга – 80 ел тулу уңаеннан “Тормыш һәм иҗат батырлыгы” – дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.

"Шигриять иленә сәяхәт."

Х.Халиковның тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, шигырьләрен уку һәм табышмакларга җаваплар табу.

"Табигатьне саклыйк"

Китапханәдә экология елы уңаеннан “Табигатьне саклыйк” дигән әдәби уен 3-4 сыйныф укучылары белән үткәрелде.

"Күңелләрдә бөек Тукай!".

шагыйрь иҗатына, тормышына кызыксыну һәм горурлык, гаиләдә бер – береңә хөрмәт хисләре тәрбияләү.