Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Яңалык

Искечә Яңа ел

Шекә авылында Искечә яңа елны элеккечә саф һавада күңелле итеп уздырдык. Бәйрәм Гаилә елын тәмамлап, иң матур йорт янында үткәрелде.

Уйнап күңел ачабыз.

Китапханәдә уен интерактив технологияләре бик популяр. Уеннар кертеп әзерләнгән чаралар яшүсмерләрне һәм яшьләрне китапханәгә якынайту икәнен аңлап, кышкы каникулның соңгы көнендә алар өчен кызыклы уеннар кичәсе уздырдык.

Чыршы бәйрәме.

Шекә авыл клубында балалар өчен чыршы бәйрәме узды. Төрле төстәге утлар белән ялтырап торган яңа ел чыршысы янында балалар күңелле итеп җырладылар, биеделәр, уйнадылар, конкурсларда катнаштылар

"Хуш киләсең. Яңа ел"

Быелгы Яңа елны без авыл клубында "Хуш, Яңа ел"программасы белән каршы алдык. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай программасын әзерләделәр.

Яңа елны көткәндә.

Декабрьнең беренче көннәреннән китапханә киңлекләрен, залларны, уку зоналарын һәм башкаларны бизәү эшен башлыйбыз. Быел да безнең авыл китапханәсе бәйрәмчә Яңа ел бизәлешендә үзенең үзенчәлеген тапты һәм укучыларны каршы алырга әзер.

"Туган көнең белән, "тычкан"!”.

9 декабрьдә без гаҗәеп бәйрәм — компьютер тычканының туган көнен билгеләп үтәбез! Бу дата буенча башлангыч сыйныф укучылары белән "Туган көнең белән, тычкан!” дип исемләнгән мәгълүмат бирү сәгате узды.

"Матурлыктан туа игелек"

Шушмабаш җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре Яңа Чүриле психик тайпылышлары булган интернат йортта концерт программасы белән чыгыш ясадык.

“Елмаюдан күңел шатлана”

Инвалидлар декадасы кысаларында китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен “Елмаюдан күңел шатлана” дип исемләнгән чара узды.

"Нигез бизәге-күркәм әни!"

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында әниләр көне аерым урын алып тора. Бәйрәм уңаеннан Шекә авыл клубында, китапханә белән берлектә "Нигез бизәге- күркәм әни" дип исемләнгән бик матур чара узды.

"Заманча Аулак өй"

“Татарстан дуслык иле, һәрбер халкы аның гөле” девизы астында узган концерт программасы

"Халыклар бердәмлеге көне"

Балаларда Россиянең героик үткәне турындагы күзаллауларны формалаштыру, шулай ук балаларның Россиядә яшәүче халыклар турындагы күзаллауларын киңәйтү максатыннан китапханәдә, кече яшьтәге укучылар өчен патриотизм сәгате «Халыклар бердәмлеге көне» темасына үткәрелде.

«Лермонтов поэзиясе көне»

2024 елның 15 октябрендә XIX гасырның даһи рус язучысы, шагыйрь, прозаик, рәссам һәм драматург Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тула. Шагыйрьнең туган көнендә Шекә авыл китапханәсе «Китапханәдә лермонтовның шигърияте көне» XII халыкара акциясендә катнашты

"Сәләмәтлек үзебезнең кулларда!"

Сәламәт яшәү рәвеше-заман таләбе. Шекә авыл китапханәсе яшүсмерләр һәм яшьләр өчен " Сәламәтлек безнең кулларда!» дип исемләнгән квест-уен оештырды