"Безнең Россия, безнең ил"
12 июнь, иң мөһим дәүләт бәйрәме- Россия көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсе "Россия тәрәзәләре" һәм "Россия турында укыйбыз" акцияләренә кушылды һәм "Безнең Россия, безнең ил" дип исемләнгән танып- белү сәгате уздырды. Чараны "12 июнь- Россия көне" тематик күргәзмәсе аша үз Ватаннарының тарихы, символлары, табигате турында күзаллау булдырып әңгәмә белән башладык. Россия халкының күптөрлелеген тәшкил итүче төрле милләт кешеләренең гореф- гадәтләре турында сөйләштек, Россия турындагы белемнәрен ныгытып викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Туган илгә багышлап язылган шигырьләр укыдык. Бу үз илеңә мәхәббәт саклауның мөһимлеген тагын бер кат искә төшерергә мөмкинлек бирде. Чара ахырында, китапханә тәрәзәсен Ватанга мәхәббәтне гәүдәләндерүче символлар белән бизәдек. Бизәлгән тәрәзәбез бәйрәм рухын тудырып, катнашучыларыбызның кәефен күтәрде, Ватаныбыз белән горурлану хисен арттырды.
Бу узган чара- балаларга дөньядагы иң зур һәм иң матур күпмилләтле илебезгә хөрмәтебезне һәм яратуыбызны күрсәтү өчен менә дигән сәбәп булды.