Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Сабантуй-2026

Шушмабаш сабантуе тыныч, матур узды. Табигать тә тырыш уңган халыкка бәйрәм итәргә мөмкинлек биреп матур һава торышы белән сөендерде. Алдынгы механизаторларны, терлекчеләрне, МХО булган егетләрне бүләкләү белән башланган бәйрәм, берсеннән- берсе кызыклы уеннар, матур җырлар, биюләр белән дәвам итте. Бәйрәмебез кунаклары Гөлназ Сираева төркеме үзләренең матур чыгышлары белән халык күңелен күрсә, сәүдә нокталары, уен мәйданнары халыкка ял итәргә мөмкинлек бирделәр.