Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тукайны бергәләп укыйбыз"

"Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында "Тукай һәм Пушкин- ике бөек шәхес" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдык. Тукай һәм Пушкинның тормыш юлларын, иҗади эшчәнлекләрен барлап карап,  чагыштырып карадык. Рус әдәбиятының Пушкинга йогынтысын, Тукайның Пушкин иҗатына таянып язылган әсәрләренә күзәтү ясадык.  Икесе дә үз вакытларында дөньяны дулкынландырган һәм әдәбиятны тулыландырган, биеклеккә күтәргән шәхесләр турында бик күп мәгълүмат алдык. Г. Тукайның "Пушкинга" шигыре укылды.