Сабан туйга бүләк җыю
Иң күңелле вакыт. Тиздән Сабантуйлар. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре, бигрәк тә бүләк җыю – ул үзе бер бәйрәм төсен ала. Шундый матур күңелле бәйрәмне Шекә, Илдус авылларында уздырдык.
Матур итеп каршы алдылар, күңелле итеп катнаштылар.Авылларда чын бәйрәм рухы уянды. Биргән бүләкләрегез Сабантуй батырларын сөендерсен. Шулай рәхәт итеп яшәргә язсын, илләр көннәр тыныч булсын