Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Синең болытсыз балачакка хокукларың"

17 майда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан, балалар хокуклары системасын үстерү һәм ата-ана мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларны мәрхәмәтсез мөгамәләдән яклау максатыннан, мәгълүмат сәгате үткәрелде. Катнашучыларга аерым цифрлар бар дип сөйләнде, алар тынычлык, яхшылык һәм татулашу цифрлары– 8 800 2000 122 бу бушлай номер буенча шалтыратып, үз проблемаларың һәм күңелсезлекләрең белән тәүлекнең теләсә кайсы вакытында уртаклашырга булуы аңлатылды. Шулай ук бу хезмәтнең ни өчен кирәклеге, анда нинди белгечләр эшләве һәм аңа нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуы турында сөйләштек.