Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Үз профессиямә чакырам"

Һөнәр сайлаудан-һәр яшь кешенең мөстәкыйль тормыш юлы башлана. Әле мәктәп яшендә үк балалар үзләренең булачак һөнәре турында уйланырга һәм аларга бу эштә үзләрен күптән яраткан һөнәрләренә багышлаган кешеләр белән әңгәмәләр ярдәм итәчәк. Шекә авыл китапханәсе китапханәче һөнәре белән кызыксынучылар өчен профориентация сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар китапханәче һөнәренә сәяхәткә чыктылар һәм бүген китапханәче — педагог һәм психолог, икътисадчы һәм маркетолог, дипломат һәм философ, артист һәм мәгълүмати технологияләр буенча белгеч икәнен белделәр.

Китапханәче үз һөнәренең күпкырлы булуы, профессиональ серләре һәм терминнары турында сөйләде, кызыклы моментлар белән таныштырды. Катнашучылар үзләрен китапханәче ролендә сынап карый алдылар. Чара азагында барлык катнашучылар китапханәгә һәм китапханәчегә яхшы теләкләр юлладылар.