"Тукайны бергәләп укыйбыз"
Г. Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигырен укыдык. Әсәрне үтемле вәгазьләр белән аңлатып, Фәния апа Халиуллина укыды. Китапханәче шигырьнең тәрбияви мәгънәсен искәртеп рус телендәге вариантын укыды. Шушы әсәргә ясалган мультфильмны карадык.