Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бу безнең эшебез"

 

Китапханәчеләр көне уңаеннан, без Шушмабаш авыл җирлеге китапханәчеләре, якын җирлектә яшәгән, озак еллар китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыккан һәм бүгенге көндә халыкка хезмәт күрсәткән китапханәчеләр белән бик матур, җылы очрашу үткәрдек. Өлкән китапханәчеләрнең киңәшләрен тыңлап, хезмәттәшләребез белән эш тәҗрибәсен уртаклашып узган бу кичәдә, үзешчән шагыйрәләребез Надия Йосыпова һәм Халидә Хәмбәл дә катнашты. Алар үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып, иҗат юлларын сөйләделәр.
Матур җырлар, укылган шигырьләр, барысы да хөрмәтле китапханәчеләр хөрмәтенә яңгырады.
Чакыруыбызны кабул итеп килгән һәркемгә рәхмәт. Шулай бердәм булып эшләргә язсын.