Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тукайны бергәләп укыйбыз"

“Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында “Туган авыл була бер генә” әдәби сәгате узды. Чара «Ватан» һәм «Кече Ватан» төшенчәләре турында фикер алышудан башланды. Г. Тукайның тормыш сукмаклары буенча сөйләшеп, аның туган авылы Кушлавыч, анда яшәгән еллары турында сөйләштек. Шигырьне кычкырып укыдык. Китапханәче бу шигырьгә көй язылуын искәртеп җырлап та күрсәтте. Эчтәлеге буенча фикер алышып, аңлашылып бетмәгән сүзләрне ачыкладык. Ватанга зур мәхәббәт кече ватанга мәхәббәттән башлануын күзаллау булдырылды.