Тукайны бергәләп укыйбыз
“Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән “Тәүлек” шигырен укыдык.Китапханәче сүзне көн озынлыгы, тәүлек вакытлары турында әңгәмә белән башлады. Көннең һәр тәүлеге үзенчә матур, көндәлек мәшәкатләр белән тыгыз булуын ассызыклап, шигырь язылу тарихын сөйләде, кычкырып укыды. Аңлашылмаган сүзләргә аңлатма бирелде. Һәр фирма ул заманнарда ук үз продукциясен реклама белән халыкка тәкъдим итүен, бу шигырь дә «Караван» чәй ширкәте заказы белән язылган булуын искәртте. Укучылар шигырне зур кызыксыну белән тыңладылар.