"Безнең геройлар янәшәдә яши"
Китапханәнең актив укучылары белән «Безнең Геройлар янәшәдә яши»акциясенә кушылдык һәм тыл ветераны Хәсәнә апа Кашапова янында кунакта булдык. Укучыларга авыр сугыш еллары хәтирәләрен ветеран апабыз бик аңлаешлы итеп сөйләде.
Укучылар җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Бу очрашу күңелләрдә озак сакланыр.