"Җиңү килде язны нурга күмеп"
Һәр ел саен 9 Май алдыннан без бөек елларга баш иябез, Ватаныбызны шул коточкыч сынауда яклаган кешеләрне искә алабыз. Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Шәкә авылында тантаналы сәгать узды. Чарага сугыш балалары, авыл халкы, СВО да катнашучы авылдашларыбызның якыннары, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Чараны китапханәче Локманова Г.Х. алып барды. Авылыбыз имамы Айдар Хәлиуллин тынычлык теләкләре белән чыгыш ясады. Мәктәп укучылары шигырьләр сөйләде, патриотик җырлар яңгырады, матур биюләр башкарылды. Чара обелискка чәчәкләр салу белән тәмамланды.