"Тукайны бергәләп укыйбыз" Пар ат шигыре
“Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән “Пар ат” шигырен укыдык. Китапханәче сүзне шушы шигырьгә ясалган картина буенча әңгәмә белән башлады. Г. Тукайның Җаектан Казанга кайту көннәрен көткәндә язылган “Пар та” шигыре турында белешмә бирде. Шигырьнең рус, инглиз теленә тәрҗемәсе булуын, аңа татар халкы тарафыннан көй язылып җыр итеп җырлануын да искәртте. Шигырьне кычкырып укыдык, аңлашылмаган сүзләр өстендә эшләдек. Әсәрдә геройның кичерешләрен, хисләрен ачыклап фикер алыштык. Г. Тукайның тормыш сәхифәсеннән 1907 елда Җаектан Казанга кайту истәлекләрен искә алдык.