«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»
2026 елның 6 маенда «Самара өлкә балалар китапханәсе» дәүләт бюджет учреждениесе «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз»дигән XVII халыкара патриотик акция уздырды. Шекә авыл китапханәсе акциягә кушылды һәм «Сәламәтлек — зур байлык» клубы укучылары белән кычкырып уку сәгате үткәрде. Кереш сүзендә китапханәче балаларга сугышның беренче көннәре турында, аларның нәрсә белергә һәм истә тотарга тиешлеге, совет халкының сабырлык, батырлык, ныклык, фидакарьлек һәм үз Ватанын ярату кебек сыйфатларының дошманны җиңәргә ярдәм итүе турында сөйләде.
Аннары М.Җәлилнең «Вәхшәт»шигырен укыдык. Ахырда катнашучылар «Сиңа сәлам, Бөек Җиңү» китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Георгий лентасы турында белергә, яшьтәшләренең Бөек Ватан сугышында ничек сугышканнары, яшь геройларның Ватан азатлыгы өчен үз гомерләрен белән түләүләре турында китаплар укырга мөмкин иде.