"Без-Тукайлы халык!"
«Без Тукайлы халык». Чара барышында катнашучылар белән бөек татар шагыйре, мәгърифәтче һәм публицистның биографиясе һәм иҗаты турында викторина уздырдык. Татар халкының һәм бөтен күпмилләтле Россиянең мәдәни мирасының аерылгысыз өлешенә әверелгән әсәрләрен укыдык.
Халкына мирас итеп калдырган тормыш дәреслеге дип атарга мөмкин булган, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли алырлык киңәш-кагыйдәләр тупланган “Тукайча татар кодексы”китабы белән танышып, дуслык, үз халкыңа һәм телеңә тугрылык, горурлык, шәфкатьлелек һәм намуслылык кебек кыйммәтләр, Тукай васыятләре турында сөйләштек.