Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Милләтемнең горурлыгы син, Тукай!"

Г.Тукай, кыска гомерле булуына карамастан, туган илен, туган телен һәм халкын яратырга өндәп, үзеннән соң бәһасез мирас калдырган. Аның туган як матурлыгына һәм халыкка мәхәббәтенә дан җырлаган шигырьләре һәм әкиятләре буыннарны рухландыруын һәм берләштерүен дәвам итә. Шекә авылында "Милләтемнең горурлыгы син, Тукай!» әдәби-музыкаль кичә узды.  Китапханәче шагыйрнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләп, кичәне алып барды. Катнашучылар Тукай әсәрләрен укыдылар, сәхнәләштереп уйнап күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән Шүрәле катнашучыларның белемнәрен сынап сораулар бирде, бергәләп җырлады, уйнады, биеде. Һәр катнашучы шагыйрнең әсәрләрен алып укый алсын өчен, чарада “Күңелләрдә Тукай моңы” китап күргәзмәсе эшләде