Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сугыш елларында сәнгать"

"Сугыш елларында сәнгать" мәгълүмат бирү сәгатендә, сугыш елларында сәнгатьнең роле турында сөйләштек, кайбер сәнгать эшлеклеләренең иҗатына күзәтү ясадык. Язучы дошманга каршы- үзенең каләме белән, ә рәссам үзенең пумаласы белән көрәшүен, сәнгать- фашизмга каршы көрәштә көчле корал булуын ачыкладык, иҗат кешеләре үзләре үлгәннән соң да, хезмәтләре озак еллар халык күңелендә саклануын күрдек. Ахырдан укучылар "А были вместе- детство и война" Казан балаларының сугыш чоры рәсемнәре фото- альбомын зур кызыксыну белән карадылар.