«Милли костюм — халык җаны»
Милли киемнәр-теләсә кайсы халык мәдәниятенең аерылгысыз өлеше, ул этник үзенчәлекләрне саклап кына калмый, ә бәлки гореф-гадәтләрне киләсе буыннарга да тапшыра.Балаларны төрле халыкларның милли костюмнары үзенчәлекләре белән таныштыру, мәдәни мирас белән кызыксыну һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләү максатыннан , «Сәламәтлек зур байлык» клубы укучылары белән «Милли костюм — халык җаны»дигән танып белү-уен сәгате үткәрелде. Китапханәче милли киемнәрнең бай тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде, бу кием генә түгел, ә буыннар хәтерен саклаучы халык символы, дип ассызыклады. Балалар игътибар белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавап бирделәр, пазллар җыйдылар, Россия халыкларының милли киемнәре турындагы китаплар белән таныштылар. Чара кызыклы, белемле узды һәм барысына да уңай хис-кичерешләр бүләк итте.