"Тукайның әдәби лабиринты»
Шекә авыл китапханәсендә интеллектуаль уен узды. Ике командага бүленеп, чарада катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрен һәм аның биографиясе турындагы кызыклы фактларны белү өчен көрәштеләр. Төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге биремнәр катнашучыларга мәшһүр әсәрләрне искә төшерү генә түгел, ә авторның язучылык иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйтергә дә мөмкинлек бирде, бу исә әсәрләрнең детальләренә күзәтүчәнлек һәм игътибарлылык, фикер йөртү, вакыйгаларны һәм фактларны анализлау һәм чагыштыру сәләтен үстерергә ярдәм итте.
Беренче тур - »Интеллектуаль разминка". Тукай биографиясе буенча сораулар. Икенче тур – “Кара тартма". Предметның кайсы әсәрдән икәнен белергә һәм атарга. Өченче тур: "Музыкаль пауза". Һәр команда Г. Тукай сүзләренә 1 җыр башкарды. Дүртенче тур – “Собри цыпочку". Һәр командага Габдулла Тукай биографиясеннән өзек-җөмләләр таратылды, аларны эзлеклелекне саклап җыярга кирәк иде. Бишенче тур: “Тукайны укыйбыз". Һәр команда Г.Тукайның 1 шигырен сөйләде. Турнир Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел»җырын башкару белән тәмамланды.