Нәүрүз бәйрәме
Авылыбызда Нәүрүз бәйрәме шау- гөр килеп, бик матур узды. Борынгылар фикеренчә, Нәүрүзне шат күңел һәм сый-хөрмәт белән каршы алсаң, ул өйгә муллык һәм ел буена уңыш китерәчәк. Бәйрәм алдыннан балалар өйдән- өйгә йөреп авылдашларны бәйрәм белән котлап, бәйрәмгә чакырып йөрделәр. Авылдашларыбыз аларны тәмле күчтәнәчләр белән каршы алды. Мәктәп каршында бәйрәм программасы гөрләде. Бәйрәмгә яз кызы Нәүрүзбикә, Кыш бабай кунакка килде. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирергә теләмәде. Ике командага бүленеп көч сынашкач, Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чамасы булмады.
Ярышулы уеннар, җыр, бию һәркемгә күңел күтәренкелеге бирде. Ахырдан тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйландык.