Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясе

"ЭКОяз" республика конкурсы кысаларында "Сәламәтлек клубы" укучылары белән 3 атнада экологик чисталыкны саклауга һәм табигатьне яшелләндерүгә юнәлдерелгән "Җиргә яшеллек бүләк ит" акциясендә катнаштык. Катнашучылар белән бергә «Табигатьне яшелләндерәбез» темасына экология дәрес үткәрдек. Китапханәче кешенең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы, җирнең барлык тереклек өчен йорт булуы турында сөйләде. Агачлар турында сөйләштек, чәчәкләрне танып, төрләре буенча аердык, аларның җирдә бихисап күп булуын һәм аларның барысы да гүзәл икәнлеген, агач һәм чәчәк утыртуның табигатьне саклау, яшелләндерү өчен мөһимлеген аңлаттык. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәр каһарман хөрмәтенә агач утырту максатыннан  " Хәтер бакчасы " акциясендә катнаштык.  Территориядә бергәләп хыслы агач үсентеләре утырттык. Беркем дә эшсез калмады: балалар зур активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр, барысының да утыртуда катнашасы килде. Мондый  игелекле эшләр,  балаларга экологик тәрбия бирәләр.