Татарстан-туган төбәгем! Әдәби мәйдан.
Татарстан республикасы көнен киң катлам китап укучылар белән бәйрәм иттек. Бу көнне китапханәбездә китап күргәзмәсе эшләде. “Туган илем-Татарстан “дип исемләнгән әдәби мәйдан уздырдык. Мәйданда язучыларның Татарстан турындагы шигырьләрен һәр кеше зур горурлану белән укыды.Әдәби мәйданның икенче өлешендә Татар халык уеннары оештырдык, Татарстан турындагы белемнәребезне ныгытып викторина сорауларына җаваплар алдык, асфальткә рәсемнәр ясап көн буе бәйрәм иттек. Бәйрәм күңелле узды.