Әкияттә кунакта. Әдәби музыкаль кичә.
Балачак еллары күңелле, серле һәм кызыклы булып һәр баланың күңел түрендә саклана. Балалар белән тылсымлы , кызыклы әкият иленә сәяхәтне дә шуны истә тотып оештырдык.Балалар белән төрле әкиятләрне искә төшереп,яраткан әкият героебыз убырлы белән очраштык. Аның балаларга әзерләгән биремнәре берсеннән берсе кызык һәм мавыктыргыч иде. Убырлы төенчегендәге әкиятне балалар бигрәк тә зур кызыксыну белән рольгә кереп уйнадылар,убырлы сандыгындагы башка әкият геройларының әйберләрен карап, убырлы сорауларына тиз, дөрес итеп җавап бирделәр һәм убырлыны заманча мультфильм геройлары белән таныштырып уеннар уйнадылар. Ахырдан Убырлы һәр балага әкиятләр китабы өләшеп күмәк әкият уку оештырды. Әдәби кичә балаларга бик ошады.