Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Яңалык

Шашка-шахмат турниры.

23 февраль көнне Россиядә Ватанны саклаучылар көне, батырлык һәм халкыбызның патриотизм көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Апаз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Апаз авылы китапханәчесе, авыл халкы өчен шашка-шахмат турниры оештырдылар.

"Тик һаман яралар..." Ватанпәрвәрлек дәресе, очрашу

Максат: Әфган сугышы,Ватан сакчылары турында төшенчә бирү; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган ир-егетләр белән очрашу, һәлак булганнарын искә алу;Балаларда Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре горурлык, ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү.

"Синең каршыңда башым иям" Тәрбия сәгате

Максат: балаларга Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирү, иҗатына карата кызыксыну уяту. Герой-шагыйрь М. Җәлил белән горурлану, үз халкыңның батыр улларын онытмау хисе тәрбияләү. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү өстендә эшне дәвам итү.

"Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа"

Китаплар алар-буыннарның акылын,белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә.Китап ул-игелекле дус,киңәшче сердәш тә.Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала аның байлыгы киләсе буыннарга да кала.

“Кул эшләрем җанга сихәтем” Мастер-класс

7 нче гыйнвар көнне Апаз авыл китапханәсендә, күп еллар чигү белән шөгельләнүче Садикова Таслима апа белән бергә, “Кул эшләрем җанга сихәтем” исеме астында мастер-класс үткәрелде.

“Кышкы балалар Сабантуе”

5 нче гыйнвар көнне Апаз авыл китапханәчесе, Апаз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Кышкы балалар Сабантуе” үткәрделәр.

"Җир шары тирәли сәяхәт" Яңа ел тамашасы

25-27 нче декабрь көннәрендә Апаз авылы китапханәчесе, Апаз урта мәктәбе укучылары белән берлектә, “Җир шары тирәли сәяхәт” дип исемләнгән Яңа ел тамашында катнашты.

"Моя Россия" Мәгълүмати сәгать.

11 нче декабрь көнне, Апаз авыл китапханәчесе, РФ Конституциянә 25 ел уңаеннан, “Моя Россия” исеме астында мәгълүмати сәгать үткәрде.

"Шәфкатьлелек һәр заманда кирәк, шәфкатьлерәк булыйк кешеләргә!" (халыкара инвалидлар көне уңаеннан)

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Апаз авылы китапханәчесе, даими укучылары белән, физик мөмкинлекләре чикле булган инвалидлар белән очрашып, хәлләрен белеште.