“Галәмдә Кеше” исемле уен-дәрес
12 апрель – Космонавтика көне. 1961 елда очучы-космонавт Юрий Гагарин “Восток” кораблендә дөньяда беренче тапкыр Галәмгә күтәрелә. Бу истәлекле датага быел 65 ел була. Шул уңайдан кечкенә китап укучылар белән “Галәмдә Кеше” исемле уен-дәрес уздырдык.
Китап укучылар Космостагы безнең адрес белән таныштылар, “Галим Галәмдә” исемле хикәяне кычкырып укыдылар,Юрий Гагаринның фотосын, скафандрның төзелешен, космоска беренче очкан этләрне, планеталар арасыннан беренче ракета күтәрелүен күрделәр. Планеталарның фотолары арасыннан Җирне, Айны эзләп табып күрсәттеләр, пазллардан Җирне, йолдызларны тезделәр.