"Китап - белем чишмәсе" исемле китаплар иленә сәяхәт
Иң кечкенә китап укучылар белән бәләкәйләр өчен язылган китаплар иленә, кызыклы уеннар дөньясына сәяхәт ясадык.
Иң кечкенә китап укучылар белән бәләкәйләр өчен язылган китаплар иленә, кызыклы уеннар дөньясына сәяхәт ясадык.
"Ашытбаш" ачык акционерлык җәмгыяте коллективы Акчишмә авылында ифтар ашы уздырды. Китапханәче "Рамазан - Аллаһ бүләге, ураза - җәннәт терәге" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Китап укучылар Шамил Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алалар. Шамил Әхмәтҗанов: “Мин – Тукай кебек туры сүзле малай” исемле мәкаләне укып, җырчының бөек шагыйрь Габдулла Тукай иҗатына,туган якка булган мәхәббәте хакында белә алалар.
Күргәзмәдә татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең тормыш юлы, иҗаты, аның иҗади мирасының язмышы, Салих Сәйдәшев көй язган җырлар белән танышырга була.
Популяр җырлар авторы, "Яңа исем" иҗат лабораториясе катнашучысы Алисә Хисматуллинаның бенефисын уздырдык.
Иң актив китап укучылар энциклопедист-галим, мәгърифәтче, педагог, язучы Каюм Габделнасыйр улы Насыйри фарсы теленнән тәрҗемә иткән "Кабуснамә" дән хикәятләрен китапханәче укуы буенча яздылар.
"Авылны яшелләндерәбез" акциясендә катнашып, һәйкәл янына наратлар утырттык.
Китапханәче Ахунов турында күренекле шәхесләрнең истәлекләре, Гариф ага үзе исән чакта газета битләрендә урнаштырылган әңгәмәләре, шәхси архивындагы фотосурәтләре белән танышырды, яраткан язучыбызның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен тәкъдим итте.
. Китап укучылар Арча районының тарихы, аның данлыклы кешеләре, Арча ягы турындагы җырлар, Арча районының истәлекле урыннары һәм музейлары белән таныша алалар. Арча радиосы аша алып барылган “Арча ягы – данлы төбәк” проекты тапшыруларында яңгыраган якташ язучылар турындагы аудиоязмаларны тыңлый алалар.
Кече һәм урта мәктәп яшендәге китап укучылар белән мәктәп каршында утыртылган чәчәк түтәлләрен чүп үләннәрдән чистарттык, мәктәпкә керү юлларын матур итеп себереп куйдык.
Китап укучы яшьләр белән бергәләп Акчишмә авылы уртасында урнашкан Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә куелган һәйкәл янын тәртипкә китердек. Үләннәрне чабып, тырмалап җыеп куйдык, мәчет әйләнәсен чистарттык.
Китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге китап укучылар белән “Гаилә нигә кирәк?” дигән темага әкият иленә сәяхәт оештырдык. Кече мәктәп яшендәге китап укучылар күрсәтелгән темага туры килерлек итеп бик матур эчтәлекле әкият эзләп тапты, аннары бөтен әкиятләрне дә кычкырып укыдык.
Китап укучылар белән “Сабантуй” журналының битләре буенча сәяхәткә чыктык. “Юл йөрү кагыйдәләре”, “Юл билгеләре”, “Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр”, “Автобустан төшкәч”, “Кайда уйнарга”, “Велосипедта йөрү кагыйдәләре” дигән станцияләрне үттек.
Китап укучылар белән “Сабантуй” журналының битләре буенча сәяхәткә чыктык. “Юл йөрү кагыйдәләре”, “Юл билгеләре”, “Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр”, “Автобустан төшкәч”, “Кайда уйнарга”, “Велосипедта йөрү кагыйдәләре” дигән станцияләрне үттек.
Китап укучылар шагыйрь Рәниф Шәриповның тормыш юлы, иҗаты, аның турындагы газета-журналларда басылган язмалар белән таныша алалар.
Китапханәче тегүче һөнәре турында сөйләде, төрле төр тукымалар белән эшләү кагыйдәләрен белделәр, электр тегү машинасы һәм инә-кайчы белән эшләгәндә хезмәтне саклау буенча беренчел инструктажны үттеләр. Китап укучылары үзләре тегү машинасы белән эшләп карадылар.
Китапханәче бөек шагыйребезнең язмышы, иҗаты белән таныштырды. Китап укучыларга Тукайның әтисе ягыннан шәҗәрәсе, Тукайча татар кодексы белән танышырга тәкъдим итте. Шайхетдинова Гөлүсә туган тел ул без сакларга тиешле хәзинә икәнен аңлатты.
Мәктәп яны участогы территориясен һәм аның янындагы территорияне җыештыру барышында территория чүп-чардан, яфраклардан җыештырылды, чәчәк клумбалары тиешле тәртипкә китерелде.
Китап укучылар Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры тарихы, аңа бирелгән Дәүләт бүләкләре, җитәкчеләре, режиссёрлары, артистлары белән таныша алалар.
Күргәзмә белән танышучы китап укучылар рус театрының өч гасырлык тарихы белән таныша алалар. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры эшчәнлеге белән таныша алалар.