Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңалык

Безнекеләр

Безнең мәктәбебездә талантлы укучылар бик күп. Без алар белән горурланабыз, уңышларына сөенәбез. Сөенмәслекмени!

"Хәтер һәм әрнү" Патриотик сәгать

Бүген бездә мәктәп укучылары өчен “Хәтер һәм әрнү” дип исемләнгән патриотик сәгать үтте. Ул 15 февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән хәрбиләрне искә алу көненә багышланды.

"Солдат альбомы" Бәйге

Якын тирә авыллар белән чагыштырганда Әфган, Чечня сугышында безенең авылдашларыбыз байтак катнашкан. Сүзебез Әфганыстан ком чүлендә солдат хезмәтен үтәгән авылдашыбыз турында.

“Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” Проект

Сугыш хатын-кыз йөзле түгел, диләр, ә шулай да Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларыбыз яу кырында да үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәр, тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар... Ә бүген сүзебез тракторчы хатын-кызлар турында.

Кешеләр һәм язмышлар

Сүзебез гомерләрен туган җиргә багышлаган, авылдашларының абруен казанган мөхтәрәм кешеләребез турында.

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе

Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, реформатор, фикер иясе, энциклопедист галим. Мәрҗани – “татар Галилие” да,татар ханнарын барлаучы да. Ул титаник шәхес.

Каникулны-китап белән!

Кышкы каникуллар-балалар өчен иң матур, иң кызыклы мәл. Тик китап укырга да онытырга ярамый.