Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Күңелләрне җылыткан очрашу

Шушы көннәрдә  Шушмабаш җирлеге китапханәчеләре китапханәдә озак еллар эшләгән китапханәчеләрне, әлеге тармакта эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны һәм  яшь китапханәчеләрне очрашуга җыйды. Ихлас, ягымлы, эчкерсез, безне бик хөрмәт итеп, якын итеп очрашуга чакырган хезмәттәшләребез Чулпанга, Ләйсәнгә, Гөлшатка рәхмәтле хисләрдә калдык. Истәлекләргә уралган бу очрашу  безгә онтылмаслык шатлык калдырды.

Тиздән, 27 майда, Китапханәчеләр көне. Очрашуыбыз шул уңайдан иде.

Китапханәче хезмәте тыйнак, әмма бик тә күркәм. Якынлашып килүче бәйрәмебез белән, коллегаларым! Барлык планнарыгыз, матур фикерләрегез, кызыклы иҗади проектларыгыз тормышка ашсын. Сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф, бәхет телим.