Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Коллективыбыз белән Тәтештә

Китапханәчеләр көне уңаеннан без Тәтешнең тарихи һәм истәлекле урыннары буенча эчтәлекле экскурсиядә булдык, бу төбәк турында бик күп кызыклы яңалыклар белдек. Тәтеш XIX гасыр төзелешен саклап калган корылмалары, парклары, Идел ярлары һәм урамнарының матурлыгы белән әсир итә. Аның истәлекле урыннары төбәкнең әһәмиятле вакыйгаларына, кәсепләренә һәм табигый байлыкларына багышлана. Ул шактый борынгы шәһәр. Аңа 1574 һәм 1578 еллар аралыгында нигез салына.1781 елда Екатерина II Тәтешне шәһәрләр рәтенә кертә. Шәһәрнең гербы булдырыла.

Районда татулыкта һәм бергәлектә руслар, татарлар, чувашлар , мордвалар һәм башка милләт вәкилләре яши.

Бу  сәфәрдән  алган  хис-тойгылар,  матур  кичерешләр  безнең  күңелдә  әле  озак  сакланыр.