Күңелләрдә калган җылы очрашу
Район үзәк китапханәсендә билгеле шәхесләр, язучылар, шагыйрьләр белән очрашулар еш оештырыла. Бу юлы мөхтәрәм кунаклар: танылган төрек-татар әдибе, тәрҗемәче, публицист Фатиһ Кутлу, танылган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова, күренекле шагыйрә Шәмсия Җиһангирова катнашында искиткеч, җанга рәхәт очрашу кичәсе булды. Очрашуда Фатиһ Кутлуның яңа “Кардәшлек кадере” китабы тәкъдим ителде. Китап үз эченә Фатиһ Кутлуның публицистик язмаларын, истәлек-хәтирәләрен туплаган. Анда шулай ук Аяз Гыйләҗевка, Тукайга багышланган язмалар да урын ала. Китап бай эчтәлекле, матур сөйләм телендә язылган. Мавыгып укыла.
Бу кичәне китап авторы Фатиһ Кутлу үзе татар телендә алып барды. Җылы очрашу шигырь укып, төрек музыкаль уен коралында уйнап, татар, шулай ук төрек телендә җырлар һәм милли киемнән биюләр дә башкарып, шаян истәлекләр, җылы хәтирәләр белән үрелеп барды.
Төркиядән килеп, Казанда төпләнеп, татар әдәбиятына ахезмәт итүче чит ил, чит тел вәкиленең әдәби язмышы, аның иҗаты, ихласлыгы, тыйнаклыгы, фикер тирәнлеге безне бик сокландырды. Татар дөньясында үз урынын тапкан, халкыбызның мирасын, бөек шәхесләрен дөньяга таныткан төрек егете бик төгәл, намуслы, сүзендә тора торган кеше, гаҗәеп кызыксынучан һәм үзе күргән һәр нәрсәне теркәп, һәр вакыйганы туплап барыручы эзтабар да икән.
Күңелләргә җылылык, рухи азык, өстәүче, эчкерсез аралашу-очрашу булды бу.