Әдәби-музыкаль кичә "Тукай безнең йөрәкләрдә"
Тукай елын матур, истә калырлык, нәтиҗәле итеп үткәрәбез.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны каршылап, мәдәният, белем бирү оешмаларында бихисап чаралар узды.
Бүген Мәдәният йортында Тукай елына багышланган чараның чираттагысы булды. Мәктәп коллективы тарафыннан әзерләгән бәйрәм чарасы югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Хәер, аларның һәр концерты мактауга лаек.
Балаларның талантлы булуы сокландыра. Укытучыларга, балаларга рәхмәт!