Әдәби марафон “БЕЗ ТУКАЙНЫ УКЫЙБЫЗ”
Җиде буын мулла гаиләсеннән чыккан, мәдрәсәләрдә шактый дини белем алган Габдулла нәселе һәм тәрбиясе ягыннан мулла, хәлфә я дин галиме булырга тиеш иде кебек тоела. Әмама тирән блелемле, алдынгы карашлы хәлфәләрдән алган дөньяви белеме, Ислам фәлсәфәсе һәм мәгърифәте, төрки һәм рус шигъриятенең кануннарын өйрәнү, табигать биргән шигъри сәләте, халык моң-зарын сеңдергән сизгер җаны аны шигърият дөньясына алып керә. Уральскида Габдулла Тукайның беренче шигырьләре дөнья күрә башлый. Тиз арада Уральски шагыйре Тукайны инде Казан, Петербург, Оренбург яхшы белә. Әмма туган туфрак аны Казанга тарта. Анда кайтуын күз алдына китереп хыялланулары “Пар ат” шигырендә ачык чагыла.
“Пар ат”- укый Гөлфирә Газизова.