Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яраткан шагыйребез Г.Тукайның юбилее уңаеннан шигырь бәйрәме үтте

Хәсәншәех мәктәбендә узган әлеге чарада без дә катнаштык. Укучылар, укытучылары ярдәме белән, бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр.

Мәктәп фойесында балаларның кул эшләреннән торган күргәзмә оештырылган иде. Монда Гали белән Кәҗәне дә, Бала белән Күбәләкне дә, Су анасы белән Шүрәлене дә очратырга була.

Бәйрәмгә ялга кайткан СВО да катнашкан егетләребез дә чакырулы иде.

Егетләребезгә хәрби бурычларын намус һәм батырлык белән үтәүләре, очрашуга вакыт тапканнары өчен рәхмәт.

Ватаныбыз сагында торучы кыю, курку белмәс егетләребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.

Бу күркәм чараны оештырган укытучылар коллективына, балаларга мондый зур эшләре өчен рәхмәт. Бу бәйрәмгә безне зурлап, ышаныч белдереп чакыруыгыз өчен рәхмәт.