Шигъри пәнҗешәмбе “Тукайны бергәләп укыйбыз”...
Хәсәншәех авыл китапханәсе «Һәр атнакичтә Тукай турында» исемле очрашуларын дәвам итә. Очрашу барышында шагыйрьнең иҗатына, тормышына багышланган истәлекләр белән кыскача гына танышу булды, шулай ук «Туган авылыма» исемле шигырен укып киттек. Әсәрдә шагыйрьнең Уральскига килеп төшүеннән үк башланган сагыну хисе. Гомере таңында «фәкыйрьлекләр, ятимлекләр» аны никадәр кысса да, «үз ишләремнән хур вә кимлекләр» никадәр изсә дә, «үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби…».
Туган җиремә
Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;
Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине,—
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!
Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.