Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

Яңалык

"Батырлыкка дан җырлаучы".

15 февраль көнне китапханәдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган әдәби сәяхәт үткәрдек.Кичәдә 4- 7 нче сыйныф укучылары катнашты.

"Ачтым күңелем пәрдәсен"

10 февраль көнне Орнашбаш мәдәният йортында китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре "Ачтым күңелем пәрәдәсен " дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек

"Күңелләр иҗатка тартыла".

4 февраль көнне китапханәбездә эшләп килүче"Дуслык"әдәби түгәрәгенә йорүче китап укучыларыбыз белән чираттагы очрашу булып үтте.

"Өйрәнәбез,укыйбыз һәм уйныйбыз."

9 январь көнне китапханәдә балаларның каникуллары беткәч әдәбият сәгате үткәрдек.Балалар ял вакытында укыган китапларың эчтәлеген сөйләделәр.

"Яңа елда яңа уңышлар!"

5 январь көнне "Яңа елда яңа уңышлар!"дип исемләнгән.балалар иртәсе үткәрдек.Кечкенә дусларыбыз төрле табышмакларга җаваплар әйттеләр,матур җырлар,шигырьләр сөйләделәр.Барлык катнашучылар да кыш бабай бүләкләрен алып куандылар.

"Күңелебездән иман нуры китмәсен"

1 декабрь көнне Орнашбаш авыл мәдәният сәхнәсендә Мәүлид бәйрәме уңаеннан "Күңелебездән иман китмәсен"дип исемләнгән әдәби кичә үткәрдек.

"Безнең Туган ягыбыз"

29 сентябрь көнне “Көзге игелекле эшләр атнасы” кысаларындаОрнашбаш мәдәният йорты коллективы, китапханә белән берлектә балаларны авылыбызда эшләп килүче "Туган як" музеена сәяхәткә чакырдык.Биредә алар бабаларыбыздан калган эш кораллары,көнкүреш әйберләре белән якыннан таныштылар.Борынгыдан язылып калынган авыл тарихын тыңладылар.

"Минем Туган ягым"

27сентябрь көнне “Көзге игелекле эшләр атнасы” кысаларында Орнашбаш мәдәният йорты җитәкчесе, китапханәче белән берлектә балалар белән авылыбызда эшләп килүче "Туган як" музеенда сәяхәттә булдык.Балаларны борынгы эш кораллары,көн күреш әйберләре ,аларның куллану тәртибе белән таныштырдык.

"Чигү бизәкләрнең үз яме"

20 октябрь көнне китапханәбездз мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Чигү бизәкләрнең үз яме" дип исемләнгән кичә Ак калфак клубына йорүче хатын - кызларыбыз белән үткәрдек.