Тукай-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 43

Яңалык

VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары

14 нче апрель көнне Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.

“Кошлар – табигатьнең күрке”

Яңа Кырлай авылы китапханәчесе Яңа Кырлай башлангыч класс укучылары,укытучылары белән берлектә 4 апрель көнне Яңа Кырлай авылы мәктәбендә “Кошлар – табигатьнең күрке” экологик бәйрәмен уздырды

« Су-дәва чыганагы»

13нче мартта китапханәдә бөтендөнья сулыкларны саклау көне уңаеннан « Су-дәва чыганагы» исемендәге чара узды.

«Ай Кыш бабай, Кыш бабай!»

6нчы гыйнвар көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен «Ай Кыш бабай, Кыш бабай!»дип исемләнгән театральләштерелгән уен-тамаша узды.

«Без тарихта эзлебез!»

20 декабрь көнне китапханәдә “Ак калфак” Яңа Кырлай авылы башлангыч берләшмәсенең беренче утырышы узды.Әдәби кичә «Без тарихта эзлебез!»-дигән баш астында узды.

Китаплар иленә сәяхәт

29 нчы октябрь көнне рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кабирова Әнисә Рашидовна һәм 5нче класс укучылары Яңа Кырлай авылы китапханәсендә мәгълъмат сәгатендә булдылар.

«Үткән гомер бер мизгел...»

4 нче октябрь көнне Яңа Кырлай Мәдәният йортында «Үткән гомер бер мизгел...»дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте.

«Авылымны сөям җаным-тәнем белән!”

26 август көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсе мәктәп һәм мәдәният хезмәткәрләре коллективы белән берлектә авыл мәдәният йортында үзебезнең кече ватаныбыз туган авылыбызга багышланган «Авылымны сөям җаным-тәнем белән!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

« Булганнан бар да була... »

10нчы июнь көнне Яңа Кырлай авылы китапханәсендә авыл мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар өчен “Булганнан бар да була”...( чәчәк үстерү серләре) танып белү сәгате уздырылды.

"Җиңү бәйрәме белән!"

9 май - Бөек Җиңү бәйрәме. Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган парадта катнаштык..

“ Тутык кыңгырау” .Якташыбыз Фәнәвил Галиевне искә алу кичәсе.

6 май көнне Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында якташыбыз Арча районы Әзәк авылында дөньяга килеп ,Яңа Кырлай авылы мәктәбендә белем алып, татар артисты, режиссер, драматург, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының актеры, Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә күтәрелгән Фәнәвил Галиевне искә алу кичәсе узды.

6 май көнне авылыбызга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән килде.

6 май көнне авылыбызга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән килде. Республикабыз Президенты , муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музей комплексында,авыл китапханәсендә,мәктәптә булдылар .