Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Яңалык

"Лев Толстой - это целый мир"

2018 - Татарстан Республикасында Лев Толстой елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Сөрде авылы китапханәсендә Лев Толстойның иҗатына, китапларына багышланган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Коррупция колы булмагыз

15 нче гыйнвар көнне Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары өчен "Коррупция колы булмагыз" дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде.

"Хуш киләсең яңа ел"

13 гыйнвар көнне Сөрде мәдәният йортында китапханә белән берлектә искечә яңа елны каршылау бәйрәме гөрләп узды.

"Күңелле ял итәбез"

4 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә, балаларның каникулларын кызыклы һәм мавыктыргыч уздыру максатларында мультфильмнар күрсәтелде.

Яңа ел төнендә"

30 декабрь кичендә Сөрде мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Яңа ел төнендә" дип исемләнгән театральләштерелгән әкияти-кичә гөрләп узды.

"Кар патшалыгында"

19 нчы декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Кар патшалыгында" дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.

"Күңел җылым сузам бүләккә"

6 нчы декабрь көнне Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернат"ында балаларга театральләштерелгән "Күңел җылым сузам бүләккә" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы күрсәтте.

"Чын йөрәктән"

5 нче декабрь көнне Сөрде авылы мәдәният хезмәткәрләре, китапханә, авыл үзешчәннәре белән берлектә, инвалидлар декадасы уңаеннан Яңа Кенәр авылында урнашкан "Өмет" тернәкләндерү үзәгендә "Чын йөрәктән" дип исемләнгән кичә уздырып кайттык.

"Әниләр һәм бәбиләр"

25 нче ноябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан, бакча балалары һәм аларның әниләре, авыл үзешчәннәре катнашында "Әниләр һәм бәбиләр" дип исемләнгән бәйге кичә гөрләп узды.

"Көзләр нуры төште йөземә" Әдәби-музыкаль кичә

6 нчы октябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә һәм клуб хезмәткәрләре катнашында, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Көзләр нуры төште йөземә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

"Көзләр нуры төште йөземә" (күргәзмә)

1 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан Сөрде авылы китапханәсендә, өлкәннәр өчен "Көзләр нуры төште йөземә" исеме астында күргәзмә эшли башлады.

"Хәтер чылбыры"

5 нче октябрь көнне Арча шәһәренең җиңү паркында II районкүләм "Хәтер чылыбыры" фольклор фестиваленең йомгаклау туры үтте. Сөрде мәдәният йорты "Чулпы" фольклор ансамле "Орчык өмәсе" күренеше белән җиңүчеләр исемлегендә.

“Экология һәм без!” (экологик марафон)

23 нче август көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп, бакча балалары өчен, экология елына карата “Экология һәм без” дип исемләнгән экологик марафон үткәрелде.

"Путешествие по сказкам"

30 нчы май көнне Сөрде башлангыч мәктәбендә, башлангыч класс укучылыары өчен "Путешествие по сказкам" дип исемләнгән презентация-уен үткәрелде.

"Урау юллар илтә бәхеткә"

20 нче май көнне Сөрде авылы китапханәсендә, шагыйрә һәм тәрҗемәче, Татарстанның журналистлар һәм язучылар берлекләре әгъзасы Флера Габдрахман кызы Тарханова иҗатына багышланган "Урау юллар илтә бәхеткә" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.

"Сызылып таң атканда..."

8 нче май көнне Сөрде авылы мәдәният йортында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Сызылып таң атканда" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үткәрелде.

"Сугыш эзләреннән..."

4 нче май көнне Сөрде авылы китапханәсе, Самара өлкәсе балалар китапханәсе оештырган "Читаем детям о войне" дип исемләнгән халыкара акциядә катнашты.

"Ана теле белән иман - Игезедер инсанның!"

26 нчы апрель Татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары, укытучылары белән берлектә "Ана теле белән иман - Игезедер инсанның!" дип исемләнгән шигырь бәйрәме үткәрелде.

"Матбугат һәм китап дөньясында"

22 нче апрель көнне бөтен ил буйлап, ел саен узыдырыла торган “Библиотөн” акциясе старт алды. Шул уңайдан Сөрде авылы китапханәсендә киң катлам укучылар өчен “Матбугат һәм китап дөньясында” исемле информация сәгате үткәрелде.

"Изгенең күңеле көзге"

17 апрель көнне өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән, авылыбызда иң өлкән китап укучым Валиева Разыя апа янында булып кайттым. Аңа истәлеккә Хәтер китабын бүләк иттем, укырына китаплар, газет-журналлар алып бардым.