Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

Яңалык

Татарстанның истәлекле урыннары

28 нче апрель көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә 1 сыйныф укучылары белән “Татарстанның истәлекле урыннары” дип исемләнгән мәдәният дәресе үтте.

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”

16 нчы апрельдән алып 23 апрельгә ккадәр Татарстанда “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” старт алды. Бу атналыкта “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында бик күп изге эшләр башкарыла. Безнең китапханә дә бу акциядә актив катнашты.

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен

19 нчы апрель көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында китапханәләр һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган «Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен” дип исемләнгән сәнгать фестивале үткәрелде.

Бар җиһанга күренерлек, кадерле Тукаебыз!.

Язгы ташулар вакытында дөньяга килгән, беренче тургайлар шаулатып сайраганда мәңгелеккә күчкән. Шулай булса да ул бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты һәм тормышы- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

Тукай абый әкиятләре

Г.Тукай әсәрләре туган якка мәхәббәт белән сугарылган, аның табигатенә мәхәббәт, туган йортка, туган җиргә, тырыш хезмәтнең кадерен белергә өйрәтә. Балалар әйләнә-тирәдәге мөхит белән Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре буенча таныша.

Без яшь сайлаучылар - Россиянең киләчәге.

Кешеләргә элек-электән сайлау хас. Теләсә нинди демократия сайлауга нигезләнгән. Гражданнар партияләрне, лидерларны, яраткан газета-журналлар, үзләренең сәяси позицияләрен һәм башкаларны сайлый.

Балалар киносы

Россия призеденты В.В. Путин тарафыннан 2016 ел Россиядә кино елы дип игълан ителде. Кинофильмнар, сериаллар кешелек тарафыннан иң яратып кабул ителгән ял итү чараларының берседер мөгаен. Бу төрдәге сәнгать кече яшьтәге сабыйдан алып олы кешеләргә кадәр бик яхшы таныш.

Тукай әсәрләренә рәсем конкурсы.

Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан китапханәбездә төрледән-төрле конкурслар булып тора. Балалар Тукайның әкиятләрен яратып укып кына калмыйлар,ә бәлки әкият геройларын сурәткә төшерергә дә яраталар.

Бәйрәм белән сине, кыз туганым!

Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты. Яз матур дибез. Бәлки яз хатын – кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр. Ә бәлки хатын – кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

Сынатмагыз әле, егетләр!

23нче февраль – берәүләргә фронт яшьлеген, икенчеләргә Әфганстан һәм Чечняны, яшь буынга Армия хезмәтен искә алу көне. Бу көнне без илебез иминлеге хакына үзләренең гомерләрен, көч һәм сәламәтлекләрен бирүчеләрне искә алабыз.

Шушы яктан, шушы туфрактан ул...

15 февраль көнне барлык мәктәп укучылары белән берлектә “Шушы яктан, шушы туфрактан ул...”- дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрдем. Кичәнең герое матур табигатьле Иске Ашыт авылында туып, шунда яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрә Гөлзада Вахитова булды.

Яңа ел тамашасы

13 санын яратмыйбыз, куркабыз һәм шикләнәбез. Бары тик 13 гыйнварга гына сөенәбез. Чөнки бу көнне генә янәдән бар халык Яңа елны каршылый! Ә безнең халык күңелле итеп бәйрәм итә белә.

Яңа елда яңа шатлык, яңа җыр.

4 гыйнвар көнне Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, авыл халкы белән берлектә Иске Ашыт авылының Үзәк урамында “Яңа елда яңа шатлык, яңа җыр!” дип аталган урам елкасы үткәрдек. Елканы оештыручы Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи булды.

Исәнме, Яңа ел!

30 нчы декабрь көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Исәнме Яңа ел” дип исемләнгән балмаскарад кичәсе үткәрдек.

"Экранда-китап"

4 ноябрь көнне кичке сәгать 7 дә Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” китабы буенча кино күрсәтелде.