«Ана – бөек исем!»
“Кеше үз гомерендә Әни сүзен ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!» (Н. Дәүли)