Ново-Кишитская сельская библиотека - филиал № 27

Яңалык

,,Сез иң гузәл кеше икәнсез” -хөрмәтләү кичәсе

Укытучылар көне уңаеннан китапханәбездә Укытучылар көне уңаеннан китапханәбездә ,,Сез иң гузәл кеше икәнсез” дип исемләнгән хөрмәтләү чарасы уздырылды. дип исемләнгән хөрмәтләү чарасы уздырылды.

,,Сезнең гомер- безнең горурлык”- тематик кичә

Өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Кишет китапханәсе, мәдәният йорты,төп мәктәп белән берлектә әдәби – музыкаль кичә уздырды. Кичә эчкерсез сөйләшү, ихлас котлаулар, балалар,үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды.Өлкәннәребез ,,Кызыклы сораулар” викторинасында катнашып үзләрен сынап карадылар,истәлекле бүләкләр алдылар.

Ярдәм янәшә

Махсус хәрби опреациядә катнашкан егетләребезгә ярдәм йөзеннән авыл китапханәсендә өй токмачы кисеп әзерләнде.

Мәктәп юлыннан - Белем бәйрәме

Белем көне мәктәп укучылары, укытучыларның гына бәйрәме түгел, ә бәлки мәктәп бусагасыннан атлап киткән әти-әниләрнең ветеран укытучыларның да көтеп алган, дулкынландыргыч , матур хатирәләрне бергә туплаган , зур әһәмияткә ия булган чара.

,,Без сезнең белән!”

Республика көне якынлашканда район башлыгы урынбасары Алсу Фирдаусовна, авыл җирлеге башлыгы Фаяз Ильясович белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган егетләребезнең әниләренең өйләрендә булып хәлләрен белдек.

Татарстан-дуслык галәме -әдәби кичә

Әдәби чара китапханәдә ,,Татарстан бөек Ватаным, Син!” исемле китап күргәзмәсен тәкъдим итү белән башланып китте.Республикабыз, күп милләтле халкыбыз тарихына багышланган викторина уздырылды.

"Флаг-Россия символы"

22 август Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә.Китапханәдә китап укучылар белән әлеге темага аңлату сәгате үткәрелде.Билгеле төсләр җыелмасын кулланып мастер класс уздырылды.

,,Туган табигатем" - экологик кичә

Китапханәдә мәктәп яшендәге балалар белән ,,Туган табигатем"дип исемләнгән экологик кичә уздырылды.Китап укучылар өчен ,,Табигать-бәяләп бетергесез хәзинә” исемле экологик стенд тәкъдим ителде. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәммәбезнең уртак бурычы.

"Легендар язучыларыбыз эзеннән"

Җәйге ялыбызны файдалы, нәтиҗәле итү теләге белән,легендар шагыйрь, язучы, драматург Фәнис ага Яруллинның туган төбәге, аның тормыш юлын, иҗат эшчәнлеге белән якыннан танышу максатыннан,Баулы якларына сәфәр чыктык

"Капка төбендә кунакта" - фольклор кичә

Капка төбе.Өлкәннәрнең хәтер - нәсыйхәтен, гүзәл яшьлекнең яшерен серләрен үзенә сыендырган кадерле урын. Кемгә ничектер безнең авылыбызда бик күп еллардан бирле сакланып калган гадәт бүгендә яши әле.

"Яраткан песием"

10 июль - песи балалары көне буларак билгеләп үтелә. Безнең күпләребез үзләренең вакытларын яраткан песиләренә сарыф итәләрдер мөгаен.Бездә китапханәбездә нәкъ менә шул турыда фикер алыштык.

,,Китаплы җәй"

Республика күләмендә уздырылган ”Татар сүзе”бәйгесенә кушылып, китапханәбезгә йөрүче кече яшьтәге балалар белән балалар язучылары иҗат иткән әсәрләрне кычкырып укыдык.Табигать кочагында китап уку үзе рәхәт, үзе күңелле.

Батыр якташларыбыз

21 июнь көнне Яңа Кишет авылында тарихи вакыйга. Яңа Кишет авылында 1900 елда туып, яшәп, 1941 нче елда Бөек Ватан сугышына китеп, 1942 елда хәбәрсез югалган авылдашыбыз Вәлеев Закир Вәли улының җәсәде яңадан күмелде.

Балалар сабантуе - фольклор кичә

Бүгенге милли бәйрәм Сабантуе авылыбызның киләчәге, тормышыбызның чәчәкләре, гаиләбез бизәкләре балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен үткәрелде.

,,Балачак - бәхет иле ул!”

Балачак иленең иң матур бәйрәме 1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан балалар ,,Балачак - бәхет иле ул!” яшел аланлы бәйрәм мәйданына җыелдылар.Җәйге мәйдан аларны китаплы , уенлы, күчтәнәчле , күңелле ял сәгатенә дәшеп алды.

Ярдәм янәшә.

Китапханәдә хәрби хезмәттәгеләргә ярдәм итү максатыннан маскет сеткалар үрү оештырылды.